Азнакайның территораль иҗтимагый үзидарәләре хәрби-патриотик чара уздырды
Азнакай шәһәренең 9 һәм 11 нче территораль иҗтимагый үзидарә рәисләре бер төркем ветераннар катнашында 9 нчы урта мәктәптә хәрби-патриотик чара уздырдылар.
“Без бу очрашуны Бөек Җиңүнең 77 еллыгына һәм район ветераннар советы оешуга 50 тулуга багышлыйбыз. Бүген ветераннарыбыз белән бергә мылтыктан ату һәм шахмат буенча ярышлар үтәчәк”, – дип билгеләп үттеләр территораль иҗтимагый үзидарә рәисләре Риф Самаров һәм Владимир Кротов.
Әлеге хакта тулырак “Маяк” газетасыннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев