Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның 12 нче һәм 6 нчы ТОС күршеләре бәйрәмне чаңгыда үткәрде

Ватан сакчылары көнен шәһәрнең 12 нче һәм 6 нчы ТОС җитәкчеләре Гөлфия Абдуллина һәм Рәсимә Рәхмәтуллина шушы җирлекләрдә яшәүчеләрне чаңгы базасында үткәрергә чакырдылар.

Аларны бик күпләр хуплап алды. Озакка сузмыйча, барысы бергә җыелып, базага юл алдылар. 

Биредәге саф һава, уңайлы чаңгы юлы, сөзәк таулардан җилдерү һәммәсенең күңеленә хуш килеп, бик рәхәт ял иттеләр. Үзләре алып килгән тәм-томнар белән чәйләп алганда күршеләр бер-берләре белән ныграк танышып, тагын да якынайдылар. Әлбәттә, ханым-туташлар үзләренең гомерлек парларын – ир-егетләрне Ватан сакчылары көне белән котладылар, үз куллары белән әзерләнгән бүләкләрен тапшырдылар.   

–Тагын бер шундый җылы, матур очрашу булды бу. Бик зур рәхмәт сезгә, Гөлфия апа, Рәсимә апа! Күңелләре киң, ачык йөзле кешеләр янына җыелу үзе бер рәхәт, – дип барысы исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерде арада иң яше булган Гөлназ. 

Хәер үз адресларына мондый сүзләрне ТОС җитәкчеләре ул көнне шактый ишетте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев