Азнакайлыны мошенниклар 584 мең сумга алдаганнар
Азнакайлыны алдап, мошенниклар 584 мең сум акчасын күчерергә мәҗбүр иткәннәр.
Ир-атка таныш булмаган кеше шалтыратып, үзен банк хезмәткәре дип таныта һәм аның исеменә кемнеңдер кредит рәсмиләштерергә теләвен әйтә. Моннан чыгу юлын да билгели: янә кредит рәсмиләштереп, акчаларны ул күрсәткән счетка күчерергә кирәк була. Каза күрүче ул кушканның барысын да эшли. Аны-моны уйлаганда инде аның “кулында” кредит кына торып кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев