Азнакайлыларны депутат кабул итте
Кичә азнакайлыларны ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев кабул итте.
Анда шулай ук район башлыгы урынбасары Роза Галеева, оешма-учреждениеләр җитәкчеләре дә катнашты.
Депутат янында ике дистәгә якын райондашыбыз булды. Шәхси гозер белән килүчеләр арасында бу юлы да физик мөмкинлекләре чикле булганнар, авыр тормышта яшәүчеләр, катлаулы операцияләр кирәк булган авырулылар күп иде. Аларның барысы да уңай җавап алды. Районда яшәүчеләрнең иҗтимагый үтенечләре белән килгән активистларга ул мәсьәләнең җитдилегеннән чыгып җавап бирде. Гомумән алганда, азнакайлыларның мөрәҗәгатьләре канәгатьләндерелеп, алар депутатка бик рәхмәтле калды. Депутат янында элек булып, гозере үтәлгән кешеләр дә рәхмәт әйтергә дә килгән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев