Азнакайлыларның 95 проценты сан алуда катнашып өлгерде
Халык санын алуда Татарстан ил төбәкләре арасында лидерларның берсе.
Бу мөһим чара 14 ноябрьдә төгәлләнәчәк, димәк, санаулы көннәр генә калып бара.
Азнакай районында да сан алу инде тәмамлануга бара. Бүгенге көнгә 95 процент халык анда актив катнашып, сан алучылар белән очрашкан, я булмаса Дәүләт порталында, МФЦ да, санау участокларында мәгълүматлар тапшырган.
Бу мөһим кампаниядә төрле сәбәпләр белән катнашырга өлгермәгәннәргә янә шуны искәртәбез: әле берничә көн вакыт бар. Сезне участокларда, күпфункцияле үзәктә көтәләр. Шулай ук портал аша да катнашырга була. Сан алуга бәйле сорауларыгызны 7-51-54 телефоны аша җиткерә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев