Азнакайлылар Республика көнендә Казанны гөрләтте
Республика көне уңаеннан башкалабызда узган мәдәни чараларда Азнакай Мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Җанашым” Россия Федерациясе Атказанган халык иҗат коллективы да актив катнашты.
“Камал театры янындагы зур сәхнәдә һөнәрманнар белән рәттән чыгыш ясадык. Бу безнең өчен бик зур мәртәбә булды”, – ди Мәдәният йорты директоры Ландыш Шәрәфиева.
Бәйрәмгә республикабызның гына түгел, Россиянең төрле төбәкләреннән бик күп иҗат коллективлары җыелды. Азнакайлыларның чыгышы беркемне дә битараф калдырмады, матур костюмнары, халкыбызның борынгы җырларын оста башкарулары белән күңелләрне яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев