Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлыларның җылылык өчен 38 млн сум әҗәте бар

Салкыннар башланырга санаулы көннәр генә калып килә. Җылыту сезонына халыкка коммуналь хезмәт күрсәтүче төп оешма - Азнакай ПТСы тулысынча әзерме? Шул турыда сөйләвен сорап, предприятиенең җитештерү-техника бүлеге инженеры Рәмис Җәләевка мөрәҗәгать иттек. "Водоканалсервис" ААҖ филиалы - Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесе коллективы кышкы ягу чорына хәзерлек барышында Азнакайда 6 котельный, 31...

Салкыннар башланырга санаулы көннәр генә калып килә. Җылыту сезонына халыкка коммуналь хезмәт күрсәтүче төп оешма - Азнакай ПТСы тулысынча әзерме? Шул турыда сөйләвен сорап, предприятиенең җитештерү-техника бүлеге инженеры Рәмис Җәләевка мөрәҗәгать иттек.

"Водоканалсервис" ААҖ филиалы - Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесе коллективы кышкы ягу чорына хәзерлек барышында Азнакайда 6 котельный, 31 казан агрегаты, 2 үзәк җылылык пункты, 46,28 км җылылык, 82,5 км озынлыгында су үткәргеч челтәрләре, 3 су җыю, су чистарту корылмалары, 48,91 км канализация челтәрендә ремонт һәм яңарту эшләре алып барды.

Шул ук вакытта Актүбә эшчеләр бистәсендә 2 котельный, 22,6 км җылылык, 44,2 км су үткәрү челтәрләре, 3 су җыю, су чистарту корылмалары һәм 26,8 километрда канализация челтәре сафка бастырылды.

Соңгы елларда предприятиедә инженерлык челтәрләрендә килеп чыккан өзеклекләрне төзәтү өчен казылган чокырларны тизезләүгә, урыннарын төзекләндерүгә җитди игътибар бирелә: кара балчык кайтарып җәелә, кирәк булганда - асфальт түшәлә.

Югарыда санап үтелгән эшләрдән башка, предприятие җылылык челтәрләре изоляциясен ел саен ремонтлауга да шактый чыгымнар тота. Чөнки котельныйдан чыккан җылылыкның кулланучыга барып җиткәнче тиешле температурада саклануы үткәргеч торбалар тышлыгының сыйфатына да нык бәйләнгән. Ләкин кайберәүләр, шәхси мәнфәгатьләреннән чыгып, торбалардагы изоляцияне аңлы рәвештә боза. Моның белән алар җылылык челтәрләре предприятиесенә матди зыян китереп кенә калмый, шәһәр йортларына бара торган җылылыкны һавага да очыра. Нәтиҗәдә, котельныйларга өстәмә ягулык сарыф ителә һәм, билгеле инде, кулланучылар өчен тариф бәяләре арта.

Кагыйдә буларак, коммуналь хезмәтләргә түләү тарифларының бер өлеше ремонт фонды һәм кулланыштагы төп фонд җиһазларын ремонтлауга, аларны яңартуга китә. Хәзерге вакытта тарифлар дәүләт тарафыннан көйләнә. Моның өчен предприятиегә бирелергә тиешле ремонт һәм амортизация фондлары кыскартыла. Шуның нәтиҗәсендә калган акча искергән җиһазларны, җылыту челтәрләрен ремонтлауга, яңаларын булдыруга җитми. Дәүләт тарафыннан быелга бирелгән финанс тулысы белән җылылык сезонына хәзерлек эшләренә кереп бетте.

Әгәр дә җылылыктан кулланучыларның барысы да коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләп барса, предприятиенең ремонт һәм җиһазларны яңарту өчен мөмкинлеге күбрәк булыр иде. Бүгенге көнгә халыкның АПТСка җыелган әҗәте 38 миллион сумнан артып китә. Әгәр дә кулланучылар җылылык җиһазлары, җылылык энергиясе өчен акчаны вакытында күчерсәләр һәм әҗәтләрен тулысынча түләп бетергән булсалар, көзге-кышкы чорга билгеләнгән барлык хәзерлек чаралары да тормышка ашкан булыр иде.

Быелның августында Ростехнадзорның Идел буе идарәсе көньяк-көнчыгыш бүлеге комиссиясе "Водоканалсервис" ААҖ филиалы - Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесенең 2013-2014 еллардагы җылыту сезонына әзерлек дәрәҗәсен тикшерде. Күрсәтелгән кимчелекләр вакытында төзәтелде һәм предприятие, республикада беренчеләрдән булып, кышкы җылыту чорына әзер булуы турында паспорт алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлыларның җылылык өчен 38 млн сум әҗәте бар