Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар виртуаль парталарда бизнес серләренә өйрәнделәр

Мәгълүм булганча, Республикада беренче тапкыр кече һәм урта эшмәкәрләр өчен, шулай ук үз эшен башларга җыенучыларга ярдәм йөзеннән "Бизнес-класс" вертуаль укулары оештырылды. Әлеге проектка 15 майда ук старт бирелде. Программа алты айлык курсларны үз эченә алды һәм укулар да бушлай булды. Яшь белгечләр тәҗрибәле остазлардан он-лайн, офф-лайн дәресләр алдылар. Бөтен...

Мәгълүм булганча, Республикада беренче тапкыр кече һәм урта эшмәкәрләр өчен, шулай ук үз эшен башларга җыенучыларга ярдәм йөзеннән "Бизнес-класс" вертуаль укулары оештырылды.

Әлеге проектка 15 майда ук старт бирелде. Программа алты айлык курсларны үз эченә алды һәм укулар да бушлай булды.

Яшь белгечләр тәҗрибәле остазлардан он-лайн, офф-лайн дәресләр алдылар. Бөтен дөнья күләмендә алга киткән әзер программада үзебезнең азнакайлылар да актив катнашты, барлыгы 152 кеше әлеге проектта теркәлеп, махсус курслар үтте.

Проект бүген дә гамәлдә. Теләгән һәркем www.business-class.pro сайтында теркәлеп, укуын дәвам итә ала. Әмма бу юлысы инде остазлардан башка гына. Бу хакта тулырак материалны " Маяк" газетасының алдагы саннарыннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар виртуаль парталарда бизнес серләренә өйрәнделәр