Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайга сизелерлек суыклар ялларда киләчәк

Гыйнвар ае Азнакай халкын я кинәт салкыннар белән, я кыш уртасында яңгыр яудырып аптыратып бетерде. Бу атнада да үзгәрешләр булмас, ахрысы. Һава болытлы, 14, 17, 18 гыйнварда кар явуы ихтимал. Кояш безнең якларга киләсе дүшәмбе генә киләчәк. Ул да бер генә көн кунак булачак. Бу атна башында температура 1-5 градус...

Гыйнвар ае Азнакай халкын я кинәт салкыннар белән, я кыш уртасында яңгыр яудырып аптыратып бетерде.

Бу атнада да үзгәрешләр булмас, ахрысы. Һава болытлы, 14, 17, 18 гыйнварда кар явуы ихтимал. Кояш безнең якларга киләсе дүшәмбе генә киләчәк. Ул да бер генә көн кунак булачак.

Бу атна башында температура 1-5 градус суык булачак. Сизелерлек суыклар ялларда көтелә: температура 19-25 градуска кадәр төшәчәк. Суыклар киләсе атна башында да сакланачак.

Температураның кискен алмашынуы сәбәпле юлларда бозлавык барлыкка килде. Башны саклау да зур игътибар сорый - түбәләрдән боз сөңгеләре усал итеп карап тора, җылыта башласа, шундук төшәргә генә тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайга сизелерлек суыклар ялларда киләчәк