Азнакайдан фронтовик Мөҗәһит Салиховның туганнарын эзлиләр
Шушы көннәрдә районыбыз җитәкчелеге исеменә Ульян шәһәреннән якташыбыз турында мәгълүматлар туплауда ярдәм сорап язылган хат килеп төште.
Аның авторы – Тамара Александровна Зотина. Ул 2 ел дәвамында Мәскәү Кызыл Байраклы пехота училищесында 1941 елда укыган курсантлар язмышын өйрәнгән. Нәкъ шул чорда безнең якташыбыз – Салихов Мөҗәһит Салих улы да шунда укый. Шул елның 7 октябрендә алар курсташы – Тамара Александровнаның абыйсы Алексей Николаевич белән әлеге училищеның аерым курсант полкы составында Мәскәү өчен барган сугышка җибәрелә. Ике ай барган бәрелешләрдә, командование приказын бернинди бозуларсыз, алар өч тапкыр чолганыштан чыга. Алексей Юрин 26 октябрьдә һәлак була. Хәрби дустын югалткан Мөҗәһит 30 октябрьдә каты яралана. Госпитальдә даваланып, лейтенант кабаттан сафка кайта. Кызганычка каршы, взвод командиры Салихов 19 февральдә Калинин өлкәсенең Холм районында барган сугышларда батырларча һәлак була. Курсантларның күбесенең исемнәре бүгенге көнгәчә билгесез кала. Ватан сугышы архивларында аларның фотографияләре дә юк. Ә бит полк 1330 курсанттан торган. “...Мөҗәһит Салих улы хәрби хезмәткә чакырылганчы дәүләт банкы инспекторы булып эшләгән. Әтисе – Салих Ягафаров. Мөҗәһит Салиховның бәлки туганнарын табып булыр? Аның хакында күбрәк мәгълүмат туплыйсы иде. Азнакайдан хәбәр бирүчеләр табылмас микән?” – дип мөрәҗәгать итә Тамара Александровна. Хөрмәтле райондашлар! Батыр якташыбыз, аларның туганнары хакында белүчеләр булса, “Маяк” газетасы редакциясенә яки районның архив бүлегенә мөрәҗәгать итәргә, авторның турыдан -туры үзенә: Zotina.1952@mail.ru язарга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев