Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайдан "автобабай" Рәшит Җамалиев Рифкать  Миңнехановтан тәбрикләүләр кабул итте

Өлкәннәр көненә багышланган машина йөртү осталыгын күрсәтү республика конкурсыннан шәһәрдәшебез Рәшит Җамалиев зур җиңү белән кайтты. Бәйгедә катнашкан 60 яшькә җиткән 40 кеше арасыннан ул «Иң оста машина йөртүче» исеменә лаек булды. Фоторепртажны http://vk.com/aznakayevoonline/ карагыз Рәшит абый инде 48 ел машина руле артында. Аның исеме дә җисеменә туры килә дияргә...

Өлкәннәр көненә багышланган машина йөртү осталыгын күрсәтү республика конкурсыннан шәһәрдәшебез Рәшит Җамалиев зур җиңү белән кайтты. Бәйгедә катнашкан 60 яшькә җиткән 40 кеше арасыннан ул «Иң оста машина йөртүче» исеменә лаек булды.

Фоторепртажны http://vk.com/aznakayevoonline/ карагыз


Рәшит абый инде 48 ел машина руле артында. Аның исеме дә җисеменә туры килә дияргә була: Рәшит Җамалиев 32 ел хезмәт дәверен СУМР оешмасына багышлый: 27 ел дәвамында юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итү буенча инспектор булып эшли. Тынгы белмәс җан, мин бит әле пенсиядә дип тормый, 67 яшьтә булуына карамастан, бүген дә "Татнефть-Транссервис-Азнакай" җәмгыятендә югарыда әйтеп үтелгән вазифаны били, оешмада юл хәвефсезлеге өчен җавап бирә, үзенең белемен башкаларга да җиткерә, хезмәттәшләре өчен өлге булып тора.


- Аллага шөкер, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозганым булмады, - ди ул. - Беренче машинамның маркасын, номерын бүгенгәчә хәтерлим. Узган ел әлеге бәйгедә катнашып, җиңүгә ирешә алмагач, кәефем кырылган иде, ә быел инде мин, һичшиксез, җиңәргә тиеш дип бардым. Конкурс гамәли һәм теория өлешеннән торды. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бер хатасыз эшләгәч, күңелгә дә җылы керде, җиңүгә ниндидер көч барлыкка килде. Практика өлешендә төрле күнегүләр ясап, машинада йөреп күрсәттек.


Башкаладан районга зур җиңү алып кайткан Рәшит абыйның үзеннән бигрәк тормыш иптәше Венера, балалары, оныклары сөенеп туя алмый икән.


- Мин аны ниндидер олы җиңү дип кабул итмәдем, чөнки барыбыз да кагыйдәләрне камил белергә тиеш. Машина руле артында утыручы һәркем кеше гомере өчен җаваплы, шуның өчен игътибарлырак, ихтирамлырак булсак иде юлларда. Киләсе елда да әлеге бәйгедә катнашып, сынатмаска исәп, - ди Рәшит Җамалиев.

Таңсылу САНИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайдан