Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайдагы «Татнефть» оешмасы объектларында утны саклау системаларын тикшерү төгәлләнде

Нефть чыгару сәнәгать объектларында технологик җайланмаларның һәм корылмаларның янгынга каршы тотрыклылыгын тәэмин итү - кыйммәтле җиһазларны янгын йогынтысыннан ышанычлы саклауның нигезе булып тора.

"Азнакайнефть" идарәсендә утны саклау системаларының төп элементлары - ул нефть саклау резервуарларында янгын сүндерү җайланмалары үткәргечләрендә махсус ут саклагыч капламалар булуы. Мондый капламалар торбаүткәргечләрне уттан саклый, янгын чыккан очракта, алар аркылы  ут сүндергеч эремә бирелә.

Бу көннәрдә «Азнакайнефть» идарәсенең янгын-техник комиссиясе һәм янгын сүндерү хезмәте белгечләре тарафыннан барлык янгын саклау чараларының әзерлеген тикшерү эшләрен төгәлләде. Янгын саклау катламнарының бөтенлеге, аларның норматив-техник документлар таләпләренә туры килүе тикшерелде. Россия Федерациясендә янгынга каршы режим кагыйдәләре нигезендә тикшерү беркетмәләре төзелде, алга таба башкарыласы эшләр планлаштырылды.

24 янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев