Азнакайда яшьләр мобиль бригадасы эшли
“Югарыга!” республика конкурсы турында укыгач, әлеге мөмкинлекне кулдан ычкындырасым килмәде һәм анда катаншырга булдым.
Мәдәният тармагында эшләгәч, миңа әлеге өлкәдәге проблемалар яхшы таныш. Аларның берсе – кече шәһәрләрдә мәдәни потенциалны саклау һәм үстерү. Үз командабыз белән Азнакайда мобиль бригада оештырып, районның үзәктән ерак авылларына чыгабыз, мастер-класслар үткәрәбез, шулай итеп яшьләр проблемаларын хәл итәргә булышабыз.
Гөлназ Исламова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев