Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда янгынга каршы махсус режим кертелде

25 апрельдән 15 майга кадәр Татарстанда, шул исәптән Азнакайда, янгынга каршы режим кертелде. 

Бу чорда район территориясендә учак кабызу, коры үлән яндыру тыела. Шулай ук, урман янгыннары чыгу куркынычы зур булган торак пунктларда, бакчачылык биләмәләрендә, урманнар белән чиктәш булган ял итү урыннарында ачык утта ризык кыздырырга, пиротехник эшләнмәләр кулланырга ярамый. 

Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен административ штрафлар икеләтә арта: физик затларга – 2 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 15 меңнән 30 мең сумга кадәр, юридик затларга – 200 меңнән 400 мең сумга кадәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев