Азнакайда Яңа Ташлыяр авылы нигезенә истәлек ташы кую тантанасы узды
Азнакайга бер төркем кунак - башкаланың Г.Камал театры артистлары, мәшһүр язучыларыбыздан, журналистлардан, "Таттелеком" җәмгыяте вәкилләреннән торган делегация килеп төште. Бу көнне истәлекле вакыйга - азнакайлыларның олы горурлыгы булган күренекле якташларыбыз - Татарстанның һәм Россиянең халык артистлары, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары Нәҗибә Ихсанова һәм Әзһәр Шакиров туып-үскән Яңа Ташлыяр авылы...
Азнакайга бер төркем кунак - башкаланың Г.Камал театры артистлары, мәшһүр язучыларыбыздан, журналистлардан, "Таттелеком" җәмгыяте вәкилләреннән торган делегация килеп төште.
Бу көнне истәлекле вакыйга - азнакайлыларның олы горурлыгы булган күренекле якташларыбыз - Татарстанның һәм Россиянең халык артистлары, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары Нәҗибә Ихсанова һәм Әзһәр Шакиров туып-үскән Яңа Ташлыяр авылы нигезенә истәлек ташы кую тантанасы узды.
"Таттелеком" ААҖ генераль директоры Лотфулла Шәфигуллинның менә шушы ике якташыбыз - милләтебезнең горурлыгы булган сәхнә осталары, ветераннары, Азнакайның данлыклы улы-кызына зур хөрмәт белән аларның кендек каны тамган, инде җир йөзеннән юкка чыккан Ташлыяр авылы нигезен мәңгеләштерү идеясен район башлыгы Марсель Шәйдуллин да күтәреп ала.
Янәшәдән үтүче юл буенда биредә авыл булуы, анда халкыбызның күренекле шәхесләре Нәҗибә Ихсанова һәм Әзһәр Шакировның туып-үсүе хакында язылган стелла урын алды. Аны ачу тантанасыннан соң райондашлар, кунаклар кайчандыр тормыш гөрләп торган Ташлыяр нигезенә юл алды. Бу урында моңсу гына булып утырган бердәнбер шаһит - зиратны күрүгә күзгә яшьләр тыгылды. Сагышка тагын да чумасылар әле алда булган икән.
Авыл урынын билгеләп куелган нигез ташын ачуда үзешчәннәребез куйган театральләштерелгән тамаша ерак үткәннәргә кайтарып, инде юк авылның урамнары буйлап йөртте, чишмә буена кичке уенга "дәште". 1885 елда күрше Мөслим районының Ташлыяр авылыннан (сүз уңаеннан шунсын да әйтик: бу вакыйга тантанасына аннан да кан-кардәшләр җыелган) Әхмәтҗан атлы берәү килеп биредә беренче казык кага.
Аның кул арты җиңел булып, берәм-берәм йортлар калка башлый... Безнең кадерлеләребез, туган якта һәрчак сагынып көтеп алынган Нәҗибә апа белән Әзһәр абый да менә шушы җирдә яралып, аның хәтфә үләнендә тәгәрәп үсеп, олы тормыш юлына аяк баскан шәхесләр. Нишлисең бит, илкүләм кичерелгән хәл - кечкенә авыллар берәм-берәм юкка чыккан заманда (1982 ел), икътисад һәм сәясәтнең ачы җилләре Яңа Ташлыярга да кагылып үтә һәм... җир йөзеннән үк юк итә.
Бу хакта җан ачысы белән сөйләгән, алар туып-үскән нигезләрен мәңгеләштергән һәм якыннары күмелгән зиратны яңадан әйләндереп алган, андагы кабер ташларын, чардуганнарны яңарткан өчен якташларына, республика һәм район, "Таттелеком" җитәкчелегенә күз яшьләре аша ихластан рәхмәтләрен ирештерделәр.
Зиратта бакыйлыктагы ташлыярлылар рухына дога укылганда, хәтерләр авылның нигез ташындагы сүзләр арасыннан ерак үткәннәргә йөгерде:
Лиза Нурлыева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев