Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда укучыларга портфельләр тапшыру бара

Әле кичә генә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясе кысаларында районыбызда беренче сыйныфка баручы 180 бала портфельле булган иде. Бүген "Игелеклелек" паркында 2-11 сыйныфта укучы мөмкинлекләре чикләнгән 104 балага да шундый бәхет елмайды. Аларны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин тәбрикләде һәм тырышып укуларын теләде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр...

Әле кичә генә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясе кысаларында районыбызда беренче сыйныфка баручы 180 бала портфельле булган иде. Бүген "Игелеклелек" паркында 2-11 сыйныфта укучы мөмкинлекләре чикләнгән 104 балага да шундый бәхет елмайды.

Аларны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин тәбрикләде һәм тырышып укуларын теләде.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев белдерүенчә, быел портфельләр барлыгы 404 балага тапшырыла.

- Шунысы куанычлы, бу акциягә кушылучылар елдан-ел арта. Хәтта әби-бабайлар да үз пенсияләреннән өлеш чыгарып, мәрхәмәтлелек күрсәтәләр. Бер-беребезгә шулай игътибарлы булып, игелек кылып яшәсәк иде, - диде ул.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда укучыларга портфельләр тапшыру бара