Азнакайда “Торак – 2021” акциясе бара
Җирлегебездә янгыннарны булдырмау, халыкның янгын куркынычсызлыгы дәрәҗәсен арттыру максатында, 12 нче янгын сүндерү часте, янгыннарны кисәтү һәм профилактикалау бүлеге белән берлектә рейдлар оештыра.
– “Торак – 2021” акциясе кысаларында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча халык белән сөйләшүләр алып барабыз, аларга махсус белешмәләр таратыла. Рейдлар барышында шәхси йортларда яшәүчеләргә янгын турында кисәтүче җайланмалар турында да җентекләп аңлатабыз, – ди 12 нче янгын сүндерү часте инспекторы Луиза Мәрданшина. – Янгыннарны кисәтү аеруча зарур, бигрәк тә суык вакытта, саклык чаралары турында онытмаска кирәк. Чөнки бу чорда җылыту җиһазларын куллану да бермә-бер арта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев