Азнакайда тиз арада эвакуацияләү буенча өйрәнү - күнекмәләр булып узды
"Азнакайнефть" идарәсе хезмәткәрләре янгын булган очракта үзләрен ничек тотарга кирәклеген яхшы беләләр 11 май иртәсендә "Азнакайнефть" нефть һәм газ чыгару идарәсенең төп бинасында, янгын булган очракта эшчеләрне тиз арада эвакуацияләү буенча өйрәнү - күнекмәләр булып узды. Баштан өченче катта янгын "чыкты", аннан шомлы гына махсус янгын сигнализациясе тавышы ишетелде. Идарә...
"Азнакайнефть" идарәсе хезмәткәрләре янгын булган очракта үзләрен ничек тотарга кирәклеген яхшы беләләр
11 май иртәсендә "Азнакайнефть" нефть һәм газ чыгару идарәсенең төп бинасында, янгын булган очракта эшчеләрне тиз арада эвакуацияләү буенча өйрәнү - күнекмәләр булып узды. Баштан өченче катта янгын "чыкты", аннан шомлы гына махсус янгын сигнализациясе тавышы ишетелде.
Идарә эшчеләре тиз арада "янган" бинадан куркынычсыз урынга чыктылар. Ирекле янгын сүндерүчеләр өлгер генә кул җайланмалары белән янгынны сүндерергә керештеләр. Беренче минутлардан ук 24 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге янгын сүндерүчеләре килеп җитте. Төп максатларның берсе: янган бинадан ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне коткару. Бәхеткә, бу юлысы андыйлар юк. Бар эшче дә сау-сәламәт эш урыннарын калдырган. Чын һөнәр ияләре ялкынны уңышлы гына "сүндерергә" иреште.
Эвакуация буенча күнекмәләр барлык эшчеләр белән гомуми сөйләшү белән төгәлләнде. "Азнакайнефть" нефть һәм газ чыгару идарәсенең баш инженер урынбасары Таһир Шәймарданов янгын булган очракта ничек дөрес хәрәкәт итү, психологик яктан да эзер булырга кирәклеге турында сөйләде.
Александр Никулин, 24 нче янгын сүндерү җитәкчесе урынбасары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев