Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда сәяси корбаннарга куелган һәйкәл яңартылды - ФОТОРЕПОРТАЖ

Бүген шәһәребездә сәяси корбаннарга куелган һәйкәлне реконструкцияләнгәннән соң ачу тантанасы узды Анда әти-әниләре, якыннары сәяси корбан булган, үзләре репрессия шаукымына эләккән өлкән буын кешеләре, район җитәкчеләре катнашты. Тантананы район башлыгы Марсель Шәйдуллин ачты. -Без тормышлары челпәрәмә килгән ачы язмышлы райондашларыбыз истәлеген җуярга тиеш түгел. Аларның якты истәлеге менә шушы һәйкәл...

Бүген шәһәребездә сәяси корбаннарга куелган һәйкәлне реконструкцияләнгәннән соң ачу тантанасы узды

Анда әти-әниләре, якыннары сәяси корбан булган, үзләре репрессия шаукымына эләккән өлкән буын кешеләре, район җитәкчеләре катнашты. Тантананы район башлыгы Марсель Шәйдуллин ачты.

-Без тормышлары челпәрәмә килгән ачы язмышлы райондашларыбыз истәлеген җуярга тиеш түгел. Аларның якты истәлеге менә шушы һәйкәл булып киләчәк буыннарга да тарихның бу битләре хакында искәртеп торсын. Мондый язмышлар башка буыннарга язмасын. Барыбызга да бердәм булып, сихәтлектә, тормыштан тәм табып, бәхетле яшәргә насыйп итсен! - диде ул.

Шәһәрнең иске өлешендәге сәяси корбаннар истәлегенә яңартылган һәйкәл хәтерләрне дә яңартып торыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда сәяси корбаннарга куелган һәйкәл яңартылды ФОТОРЕПОРТАЖ