Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда «Родина» хәрби-патриотик лагере - ФОТО

Азнакай районы ДОСААФ оешмасы балаларга патриотик тәрбия бирү буенча үз эшчәнлеген киңәйтте һәм «Родина» хәрби-патриотик палаткалы лагерьны ачу программасында катнашты.

Лагерь 14-17 яшьлек 100 балага исәпләнгән. Балаларны Азнакай районыннан гына түгел, Бөгелмә, Баулы, Лениногорск һәм башка районнардан да җәлеп итү планлаштырыла.

Лагерь территориясендә ял итү зонасы, футбол кыры, волейбол мәйданчыгы, Азнакай шәһәре ДОСААФ автодромы, пейнтбол, лазертаг командалы тактик уен мәйданчыгы , бау тренингы, параплан, Азнакай шәһәре аэродромы территориясендә урнашкан RZ4PXO радиостанциясе базасы бар.

"Родина» хәрби-патриотик лагеренда армия сафларына якын торган тормыш шартлары: палаткаларда яшәү, иртәнге зарядка, стройда йөререгә һәм атарга өйрәнү, автомат сүтеп җыю, учак янында патриотик җырлар жырлау һ.б.

Беренче сезон 22 июльдә ачылыр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев