Азнакайда мөмкинлеге чикле балалар өчен интерактив бүлмә ачылды
Бүген «Чатыр-Тау Арена» спорт комплексында мөмкинлеге чикле балалар өчен интерактив бүлмә ачылды.
Әле иҗтимагый проект «Безнең заман» инициатив группасы тарафыннан тормышка ашырылган. Бу изге эшкә районның гына түгел, республиканың, илнең гади гражданнарыннан алып юридик затларына кадәр матди ярдәм күрсәткән.
Әлеге чарада муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм “Татнефть” җәмгыяте генераль директоры урынбасары Азат Ягафаров катнашты.
– «Татнефть» җәмгыяте ветераннарыбызга тренажер комплексы, мөмкинлеге чикле балаларга физкультура белән шөгыльләнергә махсус җиһазландырылган бүлмә бүләк иткән иде. Өлкәннәр дә, балалар да яратып йөриләр. Хәзер менә тагын өстәмә мөмкинлек туды, әти-әниләр бик көткән иде, алар өчен зур шатлык, – дип муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин проект группасына, әлеге изге эшкә өлеш кертүчеләргә рәхмәтен белдерде.
Районыбыз үсешен «Татнефть» җәмгыятеннән башка күз алдына да китереп булмый. Кайсы гына тармакны алма, анда компаниянең зур ярдәме ярылып ята.
– «Татнефть» җәмгыятендә мөмкинлекләре чикле кешеләр проблемаларына да зур игътибар бирелә. Киләчәктә дә бу эш дәвам итәр, Азнакайда тагын да күбрәк мөмкинлекләр туар дип ышандыра алам, – диде Азат Ягафаров.
Интерактив бүлмә зур түгел, әмма бик функциональ, балалар үсеше өчен җиһазлар җитәрлек. Идәне җылытыла, юа торган тузан суырткыч бар, һава зарасызландыргыч урнаштырылган.
– Барлык санитар таләпләрне сакладык. Мөмкинлеге чикле балалар белән махсус өйрәнгән инструкторлар шөгыльләнәчәк. Идеябызны һәм проектыбызны хуплаган өчен район хакимиятенә рәхмәт, – диде проектның инициаторы, ТР буенча Росреестрның федераль кадастр палатасы директоры урынбасары вазифасын башкаручы Ләйсән Ваһапова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев