Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда һәм Актүбә бистәсендә адмкомиссия рейды үтте

Азнакай муниципаль районы административ комиссиясе чираттагы рейдын Азнакай шәһәре һәм Актүбә бистәсе җирлекләренә ясады. Әйтергә кирәк, комиссия шактый гына кимчелекләргә, бигрәк тә чүп үләне басып киткән урыннарга юлыкты. Хәсәншина урамындагы "Эссен" кибетенең уң як өлешенә җәй буена кул да тимәгән - бу урын чүп үләненә батып ята. Тукай урамы, 3...

Азнакай муниципаль районы административ комиссиясе чираттагы рейдын Азнакай шәһәре һәм Актүбә бистәсе җирлекләренә ясады. Әйтергә кирәк, комиссия шактый гына кимчелекләргә, бигрәк тә чүп үләне басып киткән урыннарга юлыкты.

Хәсәншина урамындагы "Эссен" кибетенең уң як өлешенә җәй буена кул да тимәгән - бу урын чүп үләненә батып ята. Тукай урамы, 3 нче йорт янәшәсендә корыган агачларны кисәсе бар. Гагарин урамы, 1 нче йорт ишегалды тәртипсез хәлдә, гел дә каралмаган.

Торба базасы территориясе янәшәсендә дә алабута, кычыткан хакимлек итә. "Татнефть-ТрансСервис" ҖЧҖгә беркетелгән Әлмәт тракты ташландык хәлдә, үләне чабылмаган. Шәһәрдәге җир өслегендә сузылган торбаларның нинди булуы да күренми, чөнки аларны шулай ук үлән басып киткән. "Сельхозхимия"нең элеккеге базасы эче дә, тышы да ташландык хәлдә.

Актүбәгә кергәндә куелган стелла кояшта төссезләнгән, кичекмәстән алыштыру кирәк. "Технострой" ҖЧҖнең коймаланмаган урыны бар, "Азнакайнефть"нең Актүбә ЦППДсы кебек үк, ул да чабылмаган, әллә кайдан күзгә чалынып, ямьсез булып тора. "Татспецмонтаж"ның административ бинасы, гәрчә, оешманың йөзе булса да, шулай ук чүп үләне эчендә, төзекләндерелмәгән.

"Союз-Агро"ның да үз карамагындагы территорияләргә игътибары җитми, кайберләре бөтенләй ташландык хәлдә. Табынның төп ризыгы булган икмәк пешкән җир иң чиста, матур урын булырга тиеш тә бит, әмма Актүбә икмәк заводы чүп үләненә баткан, коймасы, капкасы бик мескен хәлдә, ихата каралмаган.

"Скорпион" автомойкасында да хуҗасызлык хөкем сөрә, коймасы кайбер урында ишелеп үк төшкән, үләненә чалгы тимәгән.

Рейд нәтиҗәләре буенча аларның һәркайсына кимчелекләрне бетерү таләбе һәм моның сроклары куелды. Таләп үтәлмәгән очракта, җаваплы затлар административ җәзага тартылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда һәм Актүбә бистәсендә адмкомиссия рейды үтте