Азнакайда “Җәлил укулары” бәйгесе уза
Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасы Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары белән берлектә IV Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесен оештыра.
Азнакайда сайлап алу туры 10 ноябрьдә Балалар иҗаты үзәгендә үткәрелә. Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр 10.00-12.00, башлангыч сыйныф укучылары 13.00-15.00, өлкән сыйныфлар 15.00- 17.00, 18 яшьтән өлкәнрәкләр 17.00-19.00 сәгатьләрдә чыгыш ясаячак. Гаризаларны балалар бакчаларыннан һәм мәктәпләрдән – мәгариф идарәсе методисты Гөлназ Шәмсиева, 18 яшьтән өлкәнрәкләрдән Бөтендөнья татар конгрессының Азнакай бүлекчәсе җитәкчесе Зөлхия Миңнеханова (8-917-393-41-38) кабул итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев