Азнакайда инвалидлар Сабантуе узды. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Бүген шәһәребезнең Ишкәев исемендәге ял паркында мөмкинлеге чикләнгән кешеләр өчен Сабантуй узды. Бәйрәмдә спортның 11 төре буенча ярышлар оештырылды. Балалар өчен паркта бушка аттракционнар эшләде, мәктәп туклануы комбинаты кайнар чәй һәм пылау белән сыйлады. Бу көнне мөмкинлеге чикле өч кешегә федераль программа буенча яшәү шартларын яхшыртуга 631422 сумлык сертификат, шулай...
Бүген шәһәребезнең Ишкәев исемендәге ял паркында мөмкинлеге чикләнгән кешеләр өчен Сабантуй узды.
Бәйрәмдә спортның 11 төре буенча ярышлар оештырылды. Балалар өчен паркта бушка аттракционнар эшләде, мәктәп туклануы комбинаты кайнар чәй һәм пылау белән сыйлады.
Бу көнне мөмкинлеге чикле өч кешегә федераль программа буенча яшәү шартларын яхшыртуга 631422 сумлык сертификат, шулай ук юбилярларга һәм район тормышында актив катнашучыларга бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев