Азнакайда Яңа ел ел бәйрәменә әзерлек башланды инде. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров белдерүенчә, Азнакайда төп чыршылар алты урында куелачак: Тукай, Мәнәүз, Яңа Юл микрорайоннарында, үзәк стадионда һәм "Шифа" сәүдә үзәге каршында. Төп игътибар гадәттәгечә Татарстан мәйданына биреләчәк. Монда предприятиеләр көче белән боз стеналар, таулар, төрле сыннар ясалачак. Иң...
Азнакайда Яңа ел ел бәйрәменә әзерлек башланды инде.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров белдерүенчә, Азнакайда төп чыршылар алты урында куелачак: Тукай, Мәнәүз, Яңа Юл микрорайоннарында, үзәк стадионда һәм "Шифа" сәүдә үзәге каршында.
Төп игътибар гадәттәгечә Татарстан мәйданына биреләчәк. Монда предприятиеләр көче белән боз стеналар, таулар, төрле сыннар ясалачак.
Иң зур һәм озын боз тавы Сөембикә урамында булачак.
Үзәк стадионда узган елгы кебек каток ясалып, кыш дәвамында тимераякта шуу оештырыла.
Фото polzavred.ru
Нет комментариев