Азнакайда иң күп сөт бирүче сыер “Марс” җәмгыятеннән булып чыкты
Районда иң күп продукция - көненә 30 килограммнан артыграк сөт бирүче "Миләүшә" кушаматлы сөтлебикәнең "Марс" җәмгыятеннән икәнен ачыклагач, аның яшәү шартлары белән якыннанрак танышу йөзеннән, әлеге хуҗалыкта махсус булып кайтырга уйладык. Чыннан да, терлекләрне кышлату чорында алардан мул сөт алу өчен биредә барлык чаралар да күрелә икән. Шуңадыр да инде...
Районда иң күп продукция - көненә 30 килограммнан артыграк сөт бирүче "Миләүшә" кушаматлы сөтлебикәнең "Марс" җәмгыятеннән икәнен ачыклагач, аның яшәү шартлары белән якыннанрак танышу йөзеннән, әлеге хуҗалыкта махсус булып кайтырга уйладык.
Чыннан да, терлекләрне кышлату чорында алардан мул сөт алу өчен биредә барлык чаралар да күрелә икән. Шуңадыр да инде узган елның шул чоры белән чагыштырганда сөтне көненә 670 килограммга күбрәк җитештергән әлеге хуҗалык район буенча беренче урында бара. Бер сыерга уртача исәпләгәндә көнлек продукцияләре 16,4 килограмм тәшкил итә.
Мөстәкыйль, инвестор һәм фермер хуҗалыклары арасында һәр сыердан көненә уртача 13,4 кг сөт сауган "Таллы Бүләк" авыл хуҗалыгы кооперативы - икенче, 12,3 кг продукция җитештергән "Союз Агро" ҖЧҖ - өченче, 12,1 кг белән "Кәримов КФХ" дүртенче урынны били. "Стәрле", "Габдрахманов КФХ", "Туйкә" хуҗалыкларында сөтне узган елга караганда 4,1-1,8 килога артыграк җитештерүгә ирештеләр.
"Азнакай" агрофирмасына килгәндә, әлеге ҖЧҖкә караган Тымытык, Беренче Май, Сәпәй, Урманай, Үчәлле, Илбәк бүлекчәләрендә сөт саву шактыйга кимегән. Район буенча бер сыер уртача 12 кг сөт бирсә, агрофирманың күрсәткече нибары 9,5 кило гына.
***
- Безнең Лилиягә тиң иң күп сөт савучы Кәкре Елга авылында гына түгел, якын-тирә хуҗалыкларда да юктыр, - ди "Марс" ҖЧҖнең терлекчелек фермасы мөдире вазифасын башкаручы, Татарстанның атказанган механизаторы Илмир Гарипов. - Биредә үк сыер савучы ире Равил дә аңардан калышмый. Алтынчы сыйныфта укучы кызлары Ләйлә дә дәрес хәзерләүдән бушаган вакытларында әти-әнисенә ярдәмгә килә. Тырыш кыз. Димәк, лаеклы алмаш үсә. Юкка гына җәмгыять директоры Рамил Зарипов аны компьютер-планшет белән бүләкләмәгәндер.
Чыннан да Лилия Зәйдуллина үз эшен белеп, җиренә җиткереп башкара. Моның шулай икәнлеген узган ел районның иң оста савымчысы исеменә лаек булуы да дәлилли. Бүген аның карамагында 50 баш сыер бар. Алар турында исемнәре белән сөйләгәндә болай да ачык йөзле Лилиянең күзләренә гүя нур чаткылары өстәлә...
Фотоколлаж Б.Зиганшинныкы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев