Азнакайда хезмәт куркынычсызлыгы буенча курслар узды
Бу көннәрдә авыл хуҗалыгы идарәсе бинасында авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче җитәкчеләр, белгечләр, терлекче, агроном, инженерлар өчен хезмәтне саклау буенча укулар узды. "Безнең төп бурыч: хезмәтне, эшче көчне саклау. Кеше яшь килеш ничек эшкә килсә, лаеклы ялга да сәламәт килеш чыгып китәргә тиеш. Бу укуларда авыл хуҗалыгы җитәкчеләре, җирлек башлыклары, белгечләр,...
Бу көннәрдә авыл хуҗалыгы идарәсе бинасында авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче җитәкчеләр, белгечләр, терлекче, агроном, инженерлар өчен хезмәтне саклау буенча укулар узды. "Безнең төп бурыч: хезмәтне, эшче көчне саклау. Кеше яшь килеш ничек эшкә килсә, лаеклы ялга да сәламәт килеш чыгып китәргә тиеш.
Бу укуларда авыл хуҗалыгы җитәкчеләре, җирлек башлыклары, белгечләр, кыскасы, үз кул астында хезмәткәрләр булган җитәкчеләр белгечлек алды", - ди Татар агробизнес кадрларын әзерләү институтының укыту-методика үзәге җитәкчесе Фәрит Әхмәтов.
- Безгә - кеше белән эшләүчеләргә, хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләрен яхшы белеп торырга кирәк. Кеше, аның сәламәтлегеннән дә кадерлерәк тагын ни бар. Акча туздырып, ерак араларга барып йөрисе дә юк, үзләре килеп укыттылар. Мондый укулар өчен без институт җитәкчелеге, гомумән, оештыручыларга бик рәхмәтле калдык, - ди Әсәй авыл җирлеге башлыгы Люция Вәлиева.
Курсларны узган һәркемгә махсус таныклыклар тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев