Азнакайда “Экология” милли проекты нигезендә 179 гектар мәйданда урман торгызылган
“Экология” милли проектының “ТРда урманнарны саклау” төбәк проекты кысаларында республикада урман торгызу эшләре тулысынча төгәлләнгән.
Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Республикада барлыгы 3,8 гектар мәйданда эш башкарылган. Шул исәптән 1,4 мең гектарда урман культуралары утыртылган, 2,3 мең гектар мәйданда урманны табигый торгызу эшләре башкарылган.
Моннан тыш, министрлыкка караучы учреждение хезмәткәрләре, утыртыр өчен, 1224 килограмм орлык әзерләп куйган.
Әлеге проект нигезендә районда да эш алып барыла. Быел Азнакайда барлыгы 179 гектар мәйданда табигый урман торгызу эшләре башкарылган.
Сүз уңаеннан “Экология” милли проекты, башкалары кебек үк, Россия Президенты Владимир Путин башлангычы белән 2019 елдан тормышка ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев