Азнакайда – “Чатыр-Батыр” бәйгесе!
Азнакайның йөзек кашы, горурлыгы булган Чатыр Тау һәрчак безне үзенә тартып, чакырып тора.
2019 елны шушы мәгърүр тауга багышлавыбыз да зур мәгънәгә ия, чөнки анда чал тарихыбыз белән бергә бүгенге рухи дөньябыз да чагылыш таба. 3 августта тауда тагын бер бәйрәм көтелә: яшьләр идарәсе республикакүләм “Чатыр-Батыр” (Таш Батыр, Аркан Батыр, Камчы Батыр... ) бәйгесе оештыра. Анда үзләре ясаган очкычлар очыру, төрле кул эшләре мастер-класслары да мавыктыргыч булыр. Осталык, җитезлек, иҗади сәләт сыналган иртәнге 9.00 сәгатьтә башланачак бәйгегә яшьләр командаларын һәм тамашачыларны көтеп калалар.
Үзегезне кызыксындырган сорауларны һәм командалар заявкаларны gulnaz08_1985@mail.ru почтасына яки 89869313329 телефоны аша юллый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев