Азнакайда быелның 100 нче пары никахлашты
Бүген районның ЗАГС бүлегендә тантаналы шартларда Яңа Юл бистәсе егете Илнар белән Әсәй авылы кызы Динә үзләренең никахын теркәде.
Районыбызда быел йөзенче гаилә булып теркәлгән Алтынбаевларны котларга район башлыгы Марсель Шәйдуллин да килде. Ул барлык азнакайлылар исеменнән яшьләргә парлы, бәхетле гаилә тормышы теләп бүләкләр тапшырды. Ике якның әти-әниләренә дә үзләре кебек тырыш, эшчән, ипле балалар үстергән өчен рәхмәтләрен ирештерде.
Районның танылган көрәшчеләре Алтынбаевлар гаиләсендәге шатлыклы вакыйга турында тулырак язманы «Маяк» газетасында укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев