Азнакайда бушлай юридик ярдәм алып буламы?
2 октябрьдә “Бердәм Россия” партиясенең Азнакай җирле бүлеге башкарма комитетында халыкны кабул итү үткәрелә.
8.30 – 9.30 сәгатьләрдә – Пенсия фондының район идарәсе белгече Хөснетдинова Зөлфия Мөсәвир кызы;
9.30 – 10.30 сәгатьләрдә Азнакай суд приставлары бүлеге начальнигы – өлкән суд приставы Хәбибуллин Рудольф Флер улы;
10.30 – 11.30 сәгатьләрдә Азнакай нотариаль округы нотариусы Низамова Гөлнур Әсгать кызы;
13.00 – 14.00 сәгатьләрдә БТИның Азнакай бүлеге җитәкчесе Фаттахова Эльвира Фоат кызы;
14.00 – 15.30 сәгатьләрдә РТ Адвокатлар коллегиясенең Азнакай филиалы мөдире Шакирова Гөлнара Алик кызы сезнең сорауларга җавап бирергә әзерләр.
“Бердәм Россия” партиясенең Азнакай җирле бүлеге иҗтимагый кабул итүе Солтангалиев урамы, 21 йортта (район-шәһәр Мәдәният йорты бинасы, 1 нче кат) урнашкан. Кабул итүгә алдан язылырга кирәкми.
Фото "Маяк" архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев