Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда бүген берьюлы ике тантана: ДОСААФ өй туе үткәрде, “Родина” лагерын ачты (ФОТОРЕПОРТАЖ)

2 август Азнакай тарихына әнә шундый истәлекле вакыйгалары белән кереп калыр

ДОСААФ Азнакай җирле оешмасының яңа бинасын ачу тантанасында аның Татарстан идарәсе рәисе Дамир Динниулов җитәкчелегендәге вәкилләр төркеме дә катнашты.

–Быел Азнакайның ДОСААФ оешмасы үзенең 55 еллыгын билгеләп үтә, – диде район башлыгы Марсель Шәйдуллин. – Җирлегебездә яшәүчеләргә машина йөртү хокукы алудагы, шофер-белгечләр әзерләүдәге эшчәнлеге белән бергә ул районның иҗтимагый тормышында да актив катнаша. Өлкән буын белән яшьләрне берләштергән, патриотик рухтагы чаралар даими үткәрелеп тора, машина йөртү осталыгын сынау, хәрби һәм спорт бәйгеләре дә инде күптәнге матур традициягә әверелде...   

 Азнакай районында ДОСААФ 1964 елның 4 мартында оешкан. Шушы дәвер эчендә массалы һәм техник һөнәрләр буенча 17 меңләп белгеч әзерләнгән. Аларның 80 проценттан артыгы юл йөрү кагыйдәләре имтиханнарын беренче тапкырдан ук уңышлы тапшыра. Бу коллективта төпле белемле, үз эшенең осталары туплануын күрсәтә.

 –Шәһәрдә һәм районда үсеп килүче буынга патриотик һәм гражданлык тәрбиясе бирүдә максатчан, киңкырлы эш алып барыла, – диде үзенең чыгышында идарә рәисе Дамир Динниулов. – Район җитәкчелеге ярдәм-кайгыртуы белән ДОСААФ эшчәнлеген тагын да киңәйтү максатында автодромны реконструкцияләү бара. 2010 елда мәктәпләрдә автокласслар төзелү дә бик уңышлы булып чыкты. Әнә шулай киңкырлы эшчәнлек алып барган, яңа башлангычларны кыю тормышка ашырган Азнакай оешмасы республикада югары позицияләр яулый, башкаларга үрнәк булып тора.

  Ул яңа бинаның тагын да яңарышка йөз тоту мөмкинлеге бирүен дә ассызыклыды. Яшь буынга хәрби - патриотик тәрбия бирүдә тиешле шартлар тудыруны кайгырткан район башлыгы Марсель Шәйдуллинга һәм аның командасына  рәхмәт сүзләрен җиткерде.

 Бина ачу тантанасыннан соң кунаклар аның бүлмәләрен һәм җиһазланышын карап чыкты. Биредә укыту-өйрәнүләрне югары дәрәҗәдә итү  өчен барлык шартлар-мөмкинлекләр тудырылган.

 Аннары барысы да ДОСААФның “Родина” хәрби-патриотик палаткалы лагеры урнашкан шәһәрнең  “Парус” спорт-туристик базасына юл тотты.

Лагерь 14 яшьтән 17 яшькәчә булган 100 яшүсмергә исәпләнгән. Анда Бөгелмә, Баулы, Лениногорск кебек күрше-тирә шәһәрләрдән дә балалар ял итәргә килә. Җәй дәвамында 2 смена эшли. Яшәү шартлары хәрбиләрнекенә якын: палаткаларда йоклыйлар, һәр иртә күнегүләрдән башлана, сафларда йөрү, хәрби корал җыеп-сүтәргә өйрәнү һәм башка күнегү-чыныгулар көн буена дәвам итә. Әлбәттә, кичләрен учак янына җыелып, җырлап ял итәләр.

–Безгә монда бик ошый. Башта авыр булса да, тиз күнектек. Остазларыбыз таләпчән дә, якын дусларыбыз да, бар яклап кызыклы шәхесләр. Табигать кочагында яшәү үзе бер романтика,  – диләр үсмерләр барысы беравыздан.

 Лениногорск егете Никита Четырев инде икенче елын килә икән. Лагерьның ике сменасында да биредә.

 –Азнакайда яңа дуслар таптым, – ди ул. Ел дәвамында хәбәрләшеп торып, менә тагын җәйне бергә үткәрәбез. “Текә” лагерь. Парапланда да очабыз, картингта узышабыз, футбол, волейболны бик яратабыз. Чатыр-Тауга менеп парашюттан да сикерәбез. Кыскасы, бу лагерьдан соң армиядә хезмәт итү безгә мавыгуны дәвам итү кебек кенә булыр төсле...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев