Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда “Без сугышны белмибез, әмма...” дип исемләнгән брейн-ринг узды

Бөек Җиңүнең 71 еллыгын каршылап Яшьләр үзәге төрледән-төрле чаралар үткәрде. Шуларның берсе - "Без сугышны белмибез, әмма..." дип исемләнгән брейн-ринг район мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары белән оештырылды. Уен-бәйге берничә өлештән торып, һәр команда хәрби вакыйгалар белән бәйле сорауларга җаваплар эзләде, сугышта геройлыклар күрсәткән яшүсмерләр, балаларны барладылар, Муса Җәлилнең тормышы һәм...

Бөек Җиңүнең 71 еллыгын каршылап Яшьләр үзәге төрледән-төрле чаралар үткәрде. Шуларның берсе - "Без сугышны белмибез, әмма..." дип исемләнгән брейн-ринг район мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары белән оештырылды.

Уен-бәйге берничә өлештән торып, һәр команда хәрби вакыйгалар белән бәйле сорауларга җаваплар эзләде, сугышта геройлыклар күрсәткән яшүсмерләр, балаларны барладылар, Муса Җәлилнең тормышы һәм сугыш чоры иҗаты буенча белемнәрен күрсәттеләр. 9 команда арасында барган бәйгедә "Волонтерлар" 4нче лицей командасы җиңү яулады. Икенче-өченче урыннарда 2нче мәктәпнең "Йолдыз" һәм 1нче мәктәпнең "Эрудит" командалары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яшьләр сугыш турында беләме?