Азнакайда башлангыч белем сыйфатына бәя бирелде
10-29 апрельдә башлангыч мәктәптә белем бирүнең сыйфатына мониторинг үткәрелде. 4 нче сыйныф укучылары рус, татар телләре, математика һәм тирә-як мохит фәннәре буенча йомгаклау эшләрен башкарды, конструкторлык проектлары ясады. Шулай ук аларның уку, мәгълумат белән эшләү, белем һәм күнекмәләрне гамәлдә куллану сәләтләре тикшерелде. Нәтиҗәләр май ахырында билгеле булачак. Ата-аналарга борчылыр урын...
10-29 апрельдә башлангыч мәктәптә белем бирүнең сыйфатына мониторинг үткәрелде.
4 нче сыйныф укучылары рус, татар телләре, математика һәм тирә-як мохит фәннәре буенча йомгаклау эшләрен башкарды, конструкторлык проектлары ясады. Шулай ук аларның уку, мәгълумат белән эшләү, белем һәм күнекмәләрне гамәлдә куллану сәләтләре тикшерелде. Нәтиҗәләр май ахырында билгеле булачак.
Ата-аналарга борчылыр урын юк, мониторинг тикшерүе имтихан да, контроль эш тә түгел, ул еллык билгегә йогынты ясамый. Аның максаты - һәр балага алдагы үсешендә ярдәм итү.
Ләйсән Ахунова,
мәгариф идарәсе методисты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев