Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда балаларны музыка ярдәмендәтабигатьне яратырга һәм сакларга өйрәтәләр

Мин, музыка җитәкчесе буларак, табигатькә һәм барлык тереклек дөньясына мәхәббәтне көйләр, биюләр аша җиткерергә тырышам. «Песи», «Безгә эт килгән», «Кошчык», «Куян-куянкай» кебек җырлар кечкенә балаларны җәнлекләрне танып белергә, яратырга өйрәтә. Өлкәнрәк төркемнәрдә исә П.Чайковскийның «Ел фасыллары» музыкасын тыңлыйбыз. Биюләрдә балалар күбәләк, бал корты, көзге яфракларга, кар бөрткеләренә «әверелеп», якты рухи...

Мин, музыка җитәкчесе буларак, табигатькә һәм барлык тереклек дөньясына мәхәббәтне көйләр, биюләр аша җиткерергә тырышам.


«Песи», «Безгә эт килгән», «Кошчык», «Куян-куянкай» кебек җырлар кечкенә балаларны җәнлекләрне танып белергә, яратырга өйрәтә. Өлкәнрәк төркемнәрдә исә П.Чайковскийның «Ел фасыллары» музыкасын тыңлыйбыз.

Биюләрдә балалар күбәләк, бал корты, көзге яфракларга, кар бөрткеләренә «әверелеп», якты рухи кичерешләр ала. Музыка инструментларында уйнап, диңгез шавын, кар шыгырдавын, тамчылар чыңлавын тоемларга тырышабыз.


Бакчабызда экологик темага багышланган бәйрәмнәр еш үтә: «Көз патшабикәсендә кунакта», «Әгәр дә кыш булмаса», «Кошлар кайта», «Җир көне» һ.б.

Театральләштерелгән тамашалар исә чәчәкләрне өзмәскә, агачларны сындырмаска, бөҗәкләрне рәнҗетмәскә өйрәтә. Балалар бакчасында алган экологик тәрбия зур үскәч тә сакланыр дип өметләнәбез.


Р.Галиева,

1 нче «Кыңгырау» балалар бакчасының музыка җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда балаларны музыка ярдәмендәтабигатьне яратырга һәм сакларга өйрәтәләр