Азнакайда Балаларны яклау көне бүләкләргә бай булды
Бүген Ишкәев исемендәге ял паркында Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан зур бәйрәм үтте.
Ул районның иң сәләтле балаларына «Чулпан» премиясен тапшыру тантанасы белән башланып китте. Уналты номинация буенча узган әлеге конкурста иң яхшы шәһәр һәм авыл мәктәбе укучылары, лидерлар, яшь хокук сакчылары, техниклар, спортчылар, музыкантлар, биючеләр, каләмчеләр, эшмәкәрләр, туган якны өйрәнүчеләр, оста куллар, педагоглар бүләкләнде.
– Менә 25 ел дәвамында предприятие-оешмалар, эшмәкәрләр сәләтле балаларны бүләкләүдә катнашалар, аларга ярдәм күрсәтәләр. Сәләтле балаларның күплеге белән горурланабыз. Аларны тәрбияләгән ата-аналарга, педагогларга зур рәхмәт, – диде муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин тантаны ачып.
Шулай ук “Татнефть” җәмгыятенең “Сәләтле балалар” хәйрия фонды премиясе, “Бердәм Россия” партиясенең Азнакай җирле бүлеге, янгын сагы хезмәтләре тарафыннан оештырылган бәйгеләрдә җиңүчеләргә дә бүләкләр тапшырылды.
Бәйрәм балалар иҗат фестивале концерты, спорт һәм кызыклы уеннар белән үрелеп барды.
Әлеге хакта тулырак “Маяк” газетасыннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев