Азнакайда авыл хуҗалыгы ярминкәсе дәвам итә
Азнакайда авыл хуҗалыгы продукциясе һәм азык-төлек товарлары сату буенча язгы ярминкәләр дәвам итә.
Аның чираттагысы бүген шәһәрнең Шифа мәйданында үтте.
Хуҗалыклар һәм шәхси эшмәкәрләр ит, сөт, май, яшелчә, ашлык, җиләк-җимеш, орлыклар саттылар. Ит бәясе 400-440 сум, бәрәңге - 60 сумнан сатылды, бал 3л -1300 сумнан, ашлык -20 сумнан.
Ярминкәгә сату белән күрше республика авылларыннан да килгәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев