Азнакайда армия хезмәтеннән качып йөрүчене хөкем иткәннәр
Азнакай шәһәр прокуратурасы 23 яшьлек егеткә карата ачылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклаган.
Ул хәрби хезмәткә чакырудан качып йөрүдә гаепләнә.
Суд билгеләгәнчә, егет, хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле Россия Федерациясе гражданы буларак, Азнакай шәһәре хәрби комиссариатында хәрби исәптә торса да, 2019 елдан алып 2021 елга кадәр комиссариатка килми. Моның өчен аның җитди сәбәпләре дә булмый.
Ул үзенең гаебен тулысы белән таный. Суд карары белән азнакайлы 100 мең сум штрафка тартыла.
Карар әлегә үз көченә кермәгән, дип хәбәр итә Азнакай шәһәр прокуратурасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев