Азнакайда “Алтын олау” бәйрәме үтте
Узган шимбәдә район хуҗалыкларының беренче уңыш олауларын элеваторга озатуга багышланган тантана үтте. Иртәдән үк матур итеп бизәлгән "алтын олау"лар шәһәребезнең Татарстан мәйданыннан урын алган иде. Мәйдан шатлыклы авазлардан гөр килә. Озатучылар арасында элек-электән килгән матур бәйрәмне карарга килгән ветераннарыбызны да, кечкенә сабыйларын күтәргән яшьләрне дә күзәтергә була. Йөзләрдә шатлык, елмаю....
Узган шимбәдә район хуҗалыкларының беренче уңыш олауларын элеваторга озатуга багышланган тантана үтте.
- Икмәктән дә олы ризык юк, - ди Нурулла ага Гобәйдуллин. - Без сугыш чоры балалары, ачлыгын, ялангачлыгын үз җилкәбездә күп татыдык. Икмәк - ул яшәү чыганагы, иң кадерле, изге ризык. Шуңа да бу бәйрәмне елда көтеп алам һәм Азнакай игенчеләре өчен горурланып, беренче олауларны озатып калам.
Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин тантананы ачып, барлык азнакайлыларны да олуг бәйрәм белән котлады, игенчеләребезнең быел да урып-җыю кампаниясенә ныклы хәзерлек белән керүләрен һәм азнакайлыларның иген уңышы буенча республика күләмендә беренче урында баруларын әйтте. Көчле алкышлар астында көнне-төнгә ялгап басуларда тир түгеп, табыннарыбызны икмәкле итүче игенчеләребезгә, ветераннар һәм һәрдаим ярдәм кулы сузучы шәһәрлеләргә олы рәхмәтен белдерде.
Урып-җыюда һәммәбезгә дә бердәм булып катнашырга чакырды. "Азнакайнефть" идарәсе профком рәисе Рәфис Хәсәнов авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә барлык нефтьчеләр исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткереп, киләчәктә дә бергә-бергә ярдәмләшеп эшләргә теләк белдерде.
Аның теләкләренә район һәм шәһәр ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов кушылды. "Тукай" ҖЧҖ җитәкчесе Габделәхәт Рәфыйков беренче уңыштан пешерелгән икмәк белән килгән. Бәйрәмдәгеләр яңа уңыш чәкчәгеннән дә авыз иттеләр.
Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин авыл хуҗалыгы уңганнары һәм "алтын олау"ларны элеваторларга илтүче шоферларны котлап, истәлекле бүләкләр тапшырды. Тантана район үзешчәннәре концерты белән үрелеп барды.
Кызу урак чорында һәр минут кадерле, озаклап тормыйча, олаулар Ютазы элеваторына кузгалды. Хәерле юл!
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА
Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru/ сайтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев