Азнакай йолдызчыкларын Президент котлады
Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Созвездие-Йолдызлык" фестивале җиңүчеләренә махсус дәүләт стипендияләре тапшырды. Әлеге тантанада дәүләт Киңәшчесе, фестивальгә нигез салган Минтимер Шәймиев та катнашты. "Созвездие-Йолдызлык" эстрада сәнгатенең яшьләр теле-фестиваленә быел 12 ел. Шәһәр күләмендә яшьләр чарасы буларак башланып, хәзер инде ул Россия күләмендәге мөһим мәдәни бәйгегә әверелде. 2009 елда фестиваль...
Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Созвездие-Йолдызлык" фестивале җиңүчеләренә махсус дәүләт стипендияләре тапшырды. Әлеге тантанада дәүләт Киңәшчесе, фестивальгә нигез салган Минтимер Шәймиев та катнашты.
"Созвездие-Йолдызлык" эстрада сәнгатенең яшьләр теле-фестиваленә быел 12 ел. Шәһәр күләмендә яшьләр чарасы буларак башланып, хәзер инде ул Россия күләмендәге мөһим мәдәни бәйгегә әверелде. 2009 елда фестиваль ТРның милли проекты сертификатына, 2010 елда РФ хөкүмәте премиясенә лаек булды.
Быел мәртәбәле бәйгедә 92 меңгә якын яшь талант катнашты. Сайлап алу турларыннан соң 15 номинациядә 35 лауреат билгеләнде. Һәм менә Кремльдә Татарстан Президентының яшь талантларга дәүләт стипендияләре һәм җиңүчеләрнең укытучыларына планшетлы компьютерлар тапшыру тантанасы узды.
Азнакайдан фестивальдә ТРның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Наилә Шәрифуллина һәм Зөлхия Миңниханова җитәкчелегендәге Балалар сәнгать мәктәбенең "Бәхет" ансамбле (ике составы) һәм яшь конферансье Данил Берсенев бүләкләнде.
- Без сезнең белән ихластан горурланабыз, - диде лауреатларга мөрәҗәгать итеп Рөстәм Нургали улы. - Талантны ачу өчен педагогларга зур тырышлык куярга, бик нык эшләргә кирәк". Президент лауреатларга алга таба да иҗади уңышлар, фестивальнең тагын да чәчәк атуын теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев