Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай янгынчылары сынатмады

Азнакай данын Рузил Рәшитов, Марат Садыков, Сирень Фәйзуллин, Айдар Латыйпов, Ильяс Ибәтуллин якладылар.

Азнакай шәһәрендә яңа оешкан 12 нче янгын часте командасы Әлмәт шәһәренең өйрәнү полигонында узган һөнәри осталык ярышларында икенче урынны яулады. Анда Федераль янгынга каршы хезмәтенең 2 нче отрядына караган 14 бүлекчә көч сынашты. Команда әле мондый ярышта беренче тапкыр катнаша. Аңа алга таба да уңышлар телибез.

– Азнакай данын Рузил Рәшитов, Марат Садыков, Сирень Фәйзуллин, Айдар Латыйпов, Ильяс Ибәтуллин якладылар. Егетләр үзләрен бердәм команда итеп күрсәттеләр, бар көчләрен һәм белемнәрен куйдылар, ярышка җаваплы карадылар, – ди 12 нче янгын часте начальнигы Марат Кәримов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев