Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай янгынчылары балалар белән янгын куркынычсызлыгы турында сөйләште

24 нче янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре “Каенкай” лагеренда җәйге каникуллар вакытында балалар иминлеге мәсьәләләре буенча дәрес үткәрделәр.

Бу көнне биредә эшләүчеләр өчен куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү буенча инструктаж да үткәрелде.

“Каенкай”да ял итүчеләр белән әңгәмә вакытында янгын чыккан вакытта үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеге кебек мөһим темалар күтәрелде. Инженер Гөлназ Кәримова өйдә яки мәктәптә янгын чыккан очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында искәртте.

Балалар тематик мультфильмнар да карадылар. Соңыннан алар янгынчыларга сораулар биреп, аларга җаваплар да алдылар, дип хәбәр итә 24 нче янгын сүндерү-коткару бүлеге матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев