Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай янгын сүндерүчеләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләделәр - ВИДЕО

Район янгын сүндерүчеләре һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан котлаулар, бүләкләр кабул иттеләр.

Россиядә янгын сагы хезмәткәрләре көне уңаеннан район-шәһәр Мәдәният йортында тантаналы чара оештырылды. Янгынчыларны бәйрәмнәре белән котлап, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов аларга изге теләкләрен җиткерде.

– Барлык азнакайлылар исеменннән дәүләт янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү хезмәткәрләре һәм тармак ветераннарына рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Шәһәр урамнарында шомлы сирена тавышлары мөмкин кадәр сирәгрәк ишетелсен, гаиләгездә – туганнарыгыз һәм якыннарыгыз арасында ешрак булырга язсын, – диде җитәкче үзенең чыгышында.

Бәйрәм булгач, бүләкләнүләр дә күп булды. Янгын сагы хезмәтендә торчы бер төркем фидакарьгә район башлыгының Мактау грамоталары һәм тармак бүләкләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев