Азнакай укучылары бүген мәктәпкә бардылар
Районыбыз мәктәпләрендә яңа уку елы башлануын белдереп, 1 сентябрьдә беренче кыңгырау чыңлады.
Соңгы чиректә дистанцион укыгач, таныш стеналар да, укытучылар да, сыйныфташлар да бик сагындырган. Табигать тә балалар белән бергә шатланып, бу көнне кояшын һәм җылысын мулдан сипте.
Азнакай 6 нчы урта мәктәбендә дә Белем көне тәүге тапкыр парталар артына утыручы 70 укучы өчен мавыктыргыч бәйрәмгә әверелде. Укучыларның, укытучыларның, ата-аналарның шатлыгын муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, мәгариф идарәсе начальнигы Зөлфия Гыйләҗева да уртаклашып, яңа уку елы башлану белән тәбрикләделәр.
– Быел мәктәп бусагасын районда 810 бала атлап керә. Аларга укуда уңышлар телибез. Белемле, тәрбияле, тыңлаучан, туган җирләрен яратучан булып үссеннәр! – диде Марсель Шәйдуллин.
Әлбәттә, илдәге санитар-эпидемиологик хәлнең торышы Белем көненә дә, уку процессын оештыруга да төзәтмәләрен кертте.
– Роспотребнадзор таләбе буенча һәр класс аерым кабинетта укыячак. Тәнәфесләрдә звонок бирелми, алар төрле вакытта ясалачачак. Ашханәдә дә класслар бер-берсе белән аралашмыйча тукланачак. Мәктәпкә кергәндә һәркемнең тән температурасы контактсыз термометрлар белән үлчәнәчәк, – дип аңлатты мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев