Азнакай уңганнары яңа бәрәңге ашый башлаган
Яңа Юл бистәсендә гомер итүче Тимиряевларның уңганлыгына таң калырлык: алар инде июнь башында ук яшь бәрәңге ашый башлаган.
– Бәрәңгене 5-6 еллап инде берничә савыт итеп февраль аенда ук утыртабыз. Башта өйдә утыралар, мартта теплицага чыгарабыз. Савыт астына тирес салсаң, шуның җылысы җитә. Көннәр җылыткач, бәрәңге тышка “күчә”, – ди Валерий Тимиряев.
Кыярның беренче уңышын май аенда ук алганнар.
– Кыяр үсентеләрен шулай ук калын тиресле җиргә утыртабыз, салкын тими. Теплицаны җылыткан юк, – ди Гамбәрия ханым.
Аларның ишегаллары да шау чәчәктә утыра.
– Чәчәкләр күңелемә ял бирә. Кешеләр сокланып үткәч, үземә дә рәхәт, – ди Гамбәрия апа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев