Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай шәһәр суды кулланучы хокукын яклады

Файдаланылган автомобильләргә булган ихтыяҗ халык арасында һәрчак югары кала. Чөнки аз керемлеләр өчен бу иң кулай вариантларның берсе. Элек кемдер кулланган булса да, сез автомобильле буласыз дигән сүз. Шулай да сак һәм игътибарлы булу һич зыян итмәс. Әле күптән түгел генә ВАЗ-21114 машинасын сатып алган азнакайлы да судка мөрәҗәгать итәргә...

Файдаланылган автомобильләргә булган ихтыяҗ халык арасында һәрчак югары кала. Чөнки аз керемлеләр өчен бу иң кулай вариантларның берсе. Элек кемдер кулланган булса да, сез автомобильле буласыз дигән сүз.


Шулай да сак һәм игътибарлы булу һич зыян итмәс. Әле күптән түгел генә ВАЗ-21114 машинасын сатып алган азнакайлы да судка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була. Гр. К. Казан шәһәре кибетләренең берсендә элек кулланылышта булган, үз илебездә җитештерелгән машина сатып ала. Сату-алуны рәсмиләштергәннән соң, автомобильне теркәү өчен ЮХИДИ бүлегенә килә.

Әмма машина хуҗасына озак сөенергә туры килми. Тикшерү барышында машина кузовының номеры алыштырылган булуы, ә алгы өлешенең җитди бәрелгәннән соң ремонтлануы ачыклана. Алга таба элеккеге машина хуҗасының 2010 елда автоюлда авария ясавы мәгълүм була. Ремонт чорында кузов номеры булган уң өлеш сүтелә, кайбер частьләр алыштырыла.


Автомобильнең кимчелекләре сату-алу килешүендә күрсәтел- мәгәнлектән, К. кибеткә язмача мөрәҗәгать итеп, акчаны кире кайтаруларын сорый. Әмма аның дәгъвасын кире кагалар.


Шуннан соң К. үз хокукларын Азнакай суды аша кайтарырга уйлый. Суд киңәшмәсе барышында автомобильнең кимчелекләре турында сатып алучының дәлилләре раслана.

Шуңа да аның таләпләрен канәгатьләндереп, хокукларын тулысынча яклыйлар. Суд карары нигезендә автомобиль сату-алу килешүе өзелә, кибет хуҗасыннан К. файдасына автомобиль бәясе, законлы шартларны һәм таләпләрне ирекле рәвештә үтәмәгән өчен штрафлар, матди зыян өчен акчалата компенсация түләтү турында карар чыгарыла.


Лилия ХӘБИРОВА,

баш белгеч

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай шәһәр суды кулланучы хокукын яклады