Азнакай районының Югары Стәрле авылы парклы булачак
Республика программасы нигезендә авылда парк төзелә.
Бүген Югары Стәрле авылында парк төзү эшләре бара. Республика программасы нигезендә нигез салынган паркка “Мирас” исемен биргәннәр. Анда халыкка ял итү урыны да каралган, спорт һәм балалар мәйданчыклары да бар.
– Барлык эшләрне дә тырыш, үзенең туган һәм торган җиренең төзеклеге, матурлыгы өчен битараф булмаган авылдашларыбыз ярдәме белән башкардык. Мондый кешеләр булганда, таулар да күчерергә мөмкин, барысына да зур рәхмәт, – ди авыл җирлеге башлыгы Лилия Сабирҗанова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев