Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай пионериясенә алмашка волонтерлар килде

Узган гасырның 80нче елларга чаклы туган балалары кызыл галстук һәм пионер значогы тагып йөргән чакларын әле дә сагынып, горурланып искә алалар.

19 май көнне күпләр өчен күңелләрдә үткәннәрнең якты хәтирәсе булып калган пионер оешмасы төзелүгә 96 ел тулды.

Әлеге уңайдан һәм Иреклеләр елы кысаларында Азнакай шәһәренең Татарстан мәйданында “Кичә тимурчылар, бүген – волонтерлар” дип аталган чара узды.

Пионер җырлары белән үрелеп барган тантананың икенче өлеше Балалар иҗат үзәгендә урнашкан музейда дәвам итте.

Пионерия атрибутлары бүген музейда, я булмаса кадерләп сандыкта саклансалар да, узган гасырның 80нче елларга чаклы туган балалары кызыл галстук һәм пионер значогы тагып йөргән балачакларын әле дә сагынып, горурланып искә алалар.

Мәлбагыш урта мәктәбендә 40 ел рус теле һәм әдәбияты укыткан Лариса ханым Шайхуллина-Хуҗина да “Бик кызыклы чорда яшәдек”, дия-дия үзе белән алып килгән фотосурәтләрне күрсәтте.

– «Пионерия» сүзен ишетү белән безнең буын кешеләренең күз алдына шау-гөр килеп яшьнәп яшәгән мәктәп еллары килеп баса. Мин эшләгән дәвердә мәктәптә пионер, комсомол тормышы кайнап тора иде. Бер генә колхоз эшеннән читтә калмадык: җир сөрүдән башлап, чөгендер кисү, урып-җыю эшләрендә катнаштык, ындырда ярдәм иттек. Барысын да сөйләп бетерә торган түгел, – диде ул.

Изге максат белән янган пионериягә алмашка бүген эзтабар, варис яшьләр, волонтерлар хәрәкәте килде. Исемнәре үзгәрсә дә, идеологияләр алышынса да, аларның барысын да республикабызны, илебезне ярату, ватанпәрвәрлек тойгылары берләштерә.

Кешеләргә шатлык китерү, битараф булмау, эшне чын күңелдән башкару, тормышны тагын да матуррак, мәгънәлерәк итәргә тырышу – һәрберебезнең тормыш девизы булсын ул.

Энҗе ГАЛӘВЕТДИНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев