Азнакай мәктәпләрендә укычыларны наркотиклар куллануга тикшерүгә каршы килүчеләр булмады
Барлык укычыларны наркотиклар һәм психотроп матдәләр куллануга тикшерү турында закон декабрь башында көченә керде. Азнакайлыларның моңа карашы нинди? Фәния Рамазанова, табиб-нарколог: -Районыбызда укучыларны наркотиклар һәм психотроп матдәләр куллануга тикшерү күптәннән бара. Минемчә, монда бер куркыныч та юк, чөнки закон укучыларны үз ирекләре белән һәм ата-аналар рөхсәте нигезендә генә тикшерүне рөхсәт...
Барлык укычыларны наркотиклар һәм психотроп матдәләр куллануга тикшерү турында закон декабрь башында көченә керде. Азнакайлыларның моңа карашы нинди?
Фәния Рамазанова, табиб-нарколог:
-Районыбызда укучыларны наркотиклар һәм психотроп матдәләр куллануга тикшерү күптәннән бара. Минемчә, монда бер куркыныч та юк, чөнки закон укучыларны үз ирекләре белән һәм ата-аналар рөхсәте нигезендә генә тикшерүне рөхсәт итә. Әлегә бер генә ата-ана һәм укучының да каршы төшкәне булмады. Чирне никадәр иртәрәк ачыкласаң, дәвалавы шулкадәр нәтиҗәлерәк бит. Без мондый очракка тап булганда, бу турыда укучының ата-анасына хәбәр итә алабыз, ә укытучы һәм җәмәгатьчелеккә чыгарырга хакыбыз юк. Бәхеткә, әлегә район мәктәпләрендә наркотиклар кулланучы укучылар ачыкланмады.
Илнур Имаметдинов, Азнакай 2 нче урта мәктәбе директоры:
-Безнең мәктәп укучылары бер ай элек кенә шундый тикшерү уздылар, алай каршы килүче булмады.
Светлана Асанова, 9 һәм 14 яшьлек кызларның әнисе:
-Мәктәптә шулай тикшерсәләр, наркотикларының зарары турында әңгәмәләр үткәрсәләр, нинди аяныч нәтиҗәләргә китерүе турында кинофильмнар күрсәтсәләр, зыяны тимәс. Балалар бер-берсе белән бу темага фикер алышыр иде. Алар бит өлкәннәргә караганда яшьтәшләренең фикеренә күбрәк колак салучан.
Рәсил Гәрәев, яшьләр лидеры,укучы:
-Минемчә, кем наркотиклар куллана, бу законны алар хупламастыр дим. Ә сәләмат яшәү рәвеше алып баручыларга борчылыр урын юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев