Азнакай кызлары укуда да, эштә дә уңган
Азнакай 7 нче урта мәктәбенең 5 нче А сыйныфында һәр яктан да үрнәк булырлык игезәк кызлар Камилла һәм Радмилла Минһаҗевалар укый. Алар укуда гына алдынгы түгел, кул эшләренә дә бик оста. Камилла төрле курчаклар, әкият геройлары бәйли, ә Радмила мультфильмнар ясау белән мавыга. Кызларның Бөтенроссия бәйгесенә җибәргән эшләре 1 нче...
Азнакай 7 нче урта мәктәбенең 5 нче А сыйныфында һәр яктан да үрнәк булырлык игезәк кызлар Камилла һәм Радмилла Минһаҗевалар укый. Алар укуда гына алдынгы түгел, кул эшләренә дә бик оста. Камилла төрле курчаклар, әкият геройлары бәйли, ә Радмила мультфильмнар ясау белән мавыга. Кызларның Бөтенроссия бәйгесенә җибәргән эшләре 1 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
Балаларының һәр яклап үсешендә әниләре Миләүшәнең дә өлеше зур. Ул өйләрендә кызлары өчен бөтен мөмкинлекне дә булдырган.
Гөлфинә Фазлыева, сыйныф җитәкчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев